СССР Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе укучысы Илһам Халиков республика "Җиңү" советы утырышында катнашты. Чара Рөстәм Миңнеханов катнашында Хөкүмәт Йортында узды.
Илһам Халиков Президентка Лаеш районында «ЮНАРМИЯ» хәрби-патриотик отряды эшчәнлеге һәм Герой Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез,бүген 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын Татарстан Республикасында бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика киңәшмәсе узды.
Лаеш районы матбугат хезмәте