Илдус Зарипов Җиңү көне белән котлады!

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 76 еллыгы белән аеруча ихлас күңелдән котлыйм. 9 Май-чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм илнең төп бәйрәме.
Бу көнне, нәкъ 76 ел элек, безнең халык бөтен кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугышны җиңү белән тәмамлады.
Бу куркыныч вакыйгага кагылмаган Лаеш районында бер генә гаилә дә юк. Ватанны немец-фашист илбасарларыннан сакларга фронтка 15 мең 442 якташыбыз китте.Аларның 11 мең 355е илнең бәйсезлеге һәм баш өстендә чиста күк өчен көрәш кырларында мәңгегә ятып калды.
Бүген без җиңүчеләрне һәм азат итүчеләрнең һәр вәкилен искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Халкыбыз илбасарларга каршы көрәшкән батырлык һәм фидакарьлекне сүзләр белән әйтеп булмый.
Бүген без тылда Җиңүне якынайткан кешеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Фидакарь хезмәтегез, риясызлык, Ватанга ышанычыгыз фронтка ышанычлы тыл тәэмин итте. Колхоз басуларында, урман кисүдә, станокларда тәүлек буе эшләп, Бөек Җиңү сәгатен якынайттыгыз.
Кадерле дуслар! Барыгызны да чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, һәр гаиләдә иминлек һәм бәхет телим. Бөек Җиңү хөрмәтенә безнең йөрәкләрдә кабызылган Мәңгелек ут беркайчан да сүнмәсен!

Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International