Бөек Ватан сугышының 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада район башлыгы Илдус Зарипов, ветеранның тол хатыны Әлфия Филатова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты. Бюстны ачу тантанасына ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм ветераннарның тол хатыннары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, мәктәп һәм техникум укучылары, Татарстан Республикасы Лаеш районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре килде.
Митингны Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Аннан соң барлык катнашучыларга да Җиңүнең 76 еллыгы белән Илдус Зарипов мөрәҗәгать итте.
"Сезне совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 76 еллыгы белән аерым ихлас күңелдән котлыйм. 9 Май-чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм илнең төп бәйрәме. Бу көнне, нәкъ 76 ел элек, безнең халык бөтен кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугышны җиңү белән тәмамлады. <...> Бүген без сафларыбыздан киткән Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кириллович Кузнецовны искә алабыз. Бөек кеше турындагы якты истәлекне без бүген шәһәребезнең Җиңү паркында бюст белән мәңгеләштерәчәкбез", - дип ассызыклады район башлыгы.
Ватанны немец-фашист илбасарларыннан сакларга 15 442 лаешлы фронтка киткән. Аларның 11355е ил бәйсезлеге һәм тыныч күк өчен көрәш кырларында мәңгегә ятып калды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча"