ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башланды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр 2022 елга төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләрен сайлау буенча гомумроссия онлайн-тавыш бирү (алга таба – тавыш бирү) уза. Татарстан Республикасында тавыш бирү мәйданчыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы булачак.

Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган. Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International