Татарстанда алиментлар түләтүгә бәйле мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителәчәк

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

2021 елның 4 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла. Чара 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.

Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны башкарма производство яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак. Кабул итүгә бу телефон номерлары буенча язылырга мөмкин 8(843) 514-92-21, 8(843) 514-92-20, 8(843) 514-92-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International