2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак.
Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (онлайн-офлайн) форматта узачак.
Форумның оештыру комитеты галимнәрне һәм белгечләрне әлеге форумда докладчылар һәм тыңлаучылар сыйфатында катнашырга, шулай ук мәкаләләрне материаллар җыентыгында бастыру өчен җибәрергә чакыра.