Бүген Лаешта террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттан тыш утырышы узды. Анда район башлыгы – комиссия рәисе Илдус Зарипов катнашты.
Чара Казан гимназиясендә һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Лаеш районы территориясендә террорчылык янауларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында сүз барды.
"Профилактика өлкәсендә комплекслы эш алып барырга кирәк. Яшьләр өчен барлык мәдәни һәм спорт объектлары да ачык. Үсеп килүче буынны җәмәгать тормышына җәлеп итү мөһим", - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Лаеш районы матбугат хезмәте.