Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров һәм Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков иртәгә, 14 майда, Лаеш районы гражданнарын бергәләп кабул итәчәк.
Халык районның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча белгечләргә мөрәҗәгать итә алачак.
Гражданнарны кабул итү Башкарма комитет бинасында 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Чернышевский ур., 23 адресы буенча узачак.
Лаеш районы матбугат хезмәте