Лаеш техникумы Татарстанда беренче тапкыр «пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» белгечлеге буенча укытачак. Элегрәк мәгариф учреждениесе эшчәнлеккә кирәкле лицензия алган иде.
Әлеге белгечлек Россиядә иң кирәкле 50 белгечлеккә керә. Ул идарәдән һәм эксплуатациядән, пилотсыз очу аппаратларында (БПЛА) җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү, дистанцион пилотлаштыру һәм оператив бурычларны үтәүдән гыйбарәт, дип хәбәр иттеләр уку йортында.
Лаеш районы матбугат хезмәте.