Никольское авылында Каравон киң колач белән узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов бар иде. Николай Чудотворцның Престол бәйрәменә багышланган рус фольклоры бәйрәме күп еллар дәвамында халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгызу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе регионнарының 160 тан артык коллективы катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, елдан-ел әлеге матур бәйрәмдә катнашучылар саны арта бара.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, туган телләр һәм халык бердәмлеге елында нәкъ менә шундый бәйрәмнәр безне якынайта.