Лаеш районында «Адымнар» полилингваль мәктәбе төзеләчәк, аның идеясе республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнеке. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.
Тиздән Усады авылында заманча полилингваль комплекс барлыкка киләчәк. Сүз инде төзелә торган мәктәп турында түгел, ә әле төзелеше башланмаган өр-яңа мәгариф учреждениесе турында бара.
Лаеш районы матбугат хезмәте.