Илдус Зарипов Россия эшкуарлары көне белән котлады:
«Хөрмәтле Лаеш районы эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге вәкилләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Үсеш өчен ышанычлы терәк булып, сез яңа эш урыннары булдырасыз, үзебезнең продуктның конкуренциягә сәләтен арттырасыз, районның социаль һәм иҗтимагый тормышында актив катнашасыз.
Лаеш районының традицион лидерлык позицияләре җирле үзидарә органнары һәм эшкуарлык бергәлеге дуслыгының иң яхшы күрсәткече булып тора. Кече һәм урта бизнеска даими ярдәм күрсәтү, аның нәтиҗәле үсеше өчен оптималь шартлар тудыру алга таба да җирле хакимият органнары эшчәнлегендә өстенлекле булачак.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә икътисад үсешенә, халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм безнең районда формалаштырылган эшмәкәрлекнең уңышлы системасын саклауга ярдәм итәр дип ышанам.
Кадерле дуслар, Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек телим. Сез үз тормышыгызны багышлаган эш уңышлы чәчәк атсын һәм үссен".