Балалар Республика клиник хастаханәсе җирлегендә балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге 18 июньдә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Яңа хастаханәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков ачар дип планлаштырыла.
Балалар онкоүзәге төзелеше узган елның гыйнварында башланган иде. Алты катлы бина 100 койкага исәпләнгән. Онкологиянең ике бүлеге-25әр, гематология һәм иммунология бүлеге өчен-20әр, сөяк миен һәм төп күзәнәкләрне трансплантацияләү өчен-җидеәр урын. Моннан тыш, 16 пациент бер үк вакытта хастаханәнең көндезге стационарына да йөри алачак.