Илдус Зарипов Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынын юбилее белән котлады

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Александра Яковлевна Зуйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны район Башлыгы Илдус Зарипов котлады:

"Хөрмәтле Александра Яковлевна, юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Сез хезмәт сөючәнлек, зирәклек һәм барыбыз өчен дә ныклы рух үрнәге булып торасыз. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә илнең ныклы нигезе булдырылды, ул безгә бүгенге көнгә кадәр дә хезмәт итә. Сезнең шәхси өлешегез һәм Ватан язмышына катнашуыгыз бүгенге буын кешеләре тарафыннан лаеклы бәяләнде.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм гаилә җылысы телим. Янәшәдә һәрвакыт яраткан туганнары һәм якыннары булсын".

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International