Бүген Лаеш районында " Үзеңә ышан" республика балалар иҗаты фестивале узды. Анда 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 300гә якын бала катнашты, алар арасында ятим балалар да бар иде. Иҗади номерларны Казан, Лаеш районы, Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары халкы тәкъдим итте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, бу фестиваль исәбе буенча өченче, әмма әһәмияте буенча беренче.
Лаеш районы матбугат хезмәте.