«2019-2025 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 19-20 июнендә Питрәч районының Әлвидино авылында өченче тапкыр «Элбэдэн» хәрби уеннары тарихи реконструкция фестивале узачак.
Фестиваль Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән һәм Советлар Союзы Герое, Питрәч районында туып-үскән легендар Брест крепостен саклаучы П.М. Гаврилов батырлыгына багышланган. Фестивальдә 250дән артык реконструктор катнашыр дип көтелә, 30дан артык хәрби техника һәм авиация җәлеп ителәчәк.
Вакыйгага Брест Цитаделенең декорацияләре әзерләнә: Көнчыгыш форт, Гаврилов капониры, Кобрин капкасы һ.б. Фестиваль кысаларында 1921 елның 19 июнендә 11: 00 сәгатьтә яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионатын уздыру планлаштырыла.