Лаеш районында махсус беретлар өчен көрәштеләр

2021 елның 4 июне, җомга

Батырлыкның иң югары символы – краповый берет өчен бүген республиканың Лаеш районында 55 спецназчы көрәште. Катнашучылар полигонга иртәнге җидедә җыелдылар, алар белән бергә аларның туганнары да килделәр.

"Катнашучының физик әзерлеге яхшы булырга тиеш-беренче көнне аларга марш-ыргыту һәм көч күнегүләрен уңышлы тапшырырга кирәк. Икенче көнне алар хәрби топография, инженерлык һәм ут әзерлеге буенча нормативлар тапшыралар", - дип сөйләде Идел буе федераль округының краповый беретлар советы рәисе Руслан Гарифуллин.

Соңгы көнне көрәшчеләр алты этап уза. Беренче-маршрут-12 километрга чабу. Сугышчы тулы экипировкада – корал, шлем һәм бронежилетта йөгерә. Аны узгач, краповый беретка дәгъва кылучылар каршылыклар полосасы белән очраша. Алар мөмкин кадәр тизрәк барлык сынауларны да җиңәргә тиеш иде, шул ук вакытта хезмәттәшләрен ташлап та булмый.

Югары әзерлек күнекмәләрен тикшерә торган этап башына 12 кеше калган. 25 секунд эчендә алар өченче каттан трос буенча беренче катка төшәргә, "көндәшләргә" атарга тиеш иделәр. 

"Троста асылынып, кеше башы белән аска әйләнергә һәм шул рәвешле, янәшәдәге көндәш юкмы икәнен тикшерү өчен, аска төшәргә тиеш", - дип аңлата сынауларны күзәтүче спецназлыларның берсе.

Киләсе этапта сугышчыларның ату күнекмәләрен тикшерделәр, шуннан соң акробатик элементлар тапшыруга күчтеләр. Краповый беретка дәгъва итүче чираттагы тапкыр физик әзерлек күрсәтергә тиеш.

Йомгаклау этабы – спарринг җыелучыларда иң көчле тәэсир калдырды. Бу вакытка катнашучылар нибары алтысы гына калды.

Сугышчылар мәйданчыкка өчәр чыккан – алар үзара гына түгел, узган елларда «краповиклар» белән дә сугышкан. Көрәш 12 минут дәвам итә, аның вакытында катнашучыларның дошманнары берничә тапкыр үзгәрә.

Спарринг сынавын алты спецназлының дүртесе генә уза алды. Аларның берсе сугыш азагына шулкадәр тузган ки, шунда ук тезгә егылып төшә.

Беретлар тантаналы чарада  тапшырылды. Җиңүчеләрнең берсе икенче тапкыр сынауны узуы турында сөйләде. 

"Татар-информ"МА материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International