Илдус Зарипов: Лаеш районында М-12 трассасын төзү эшче төркем контролендә алып барыла

2021 елның 4 июне, җомга

Лаеш районында М-12 «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан»тиз йөрешле автомобиль юлын төзүдә ярдәм итү һәм аларны озатып бару буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов алып барды. Дмитрий Дементьев, Руслан Мадифуров, Марат Нагуманов составындагы эшче төркем мәсьәләләре, аерым алганда, агачларны компенсацияләүгә кагылышлы иде. Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, хәзер яшь агачлар утыртылачак участоклар билгеләнә. Гомуми территория 123 га тәшкил итәчәк, әлеге мәсьәләне җентекләп тикшерү өчен, видеоконференцэлемтә аша диалогка Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов та кушылды. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер участокларны тикшерү бара, урман торгызу процессы бу елның көзендә башланачак.

Очрашу барышында фикер алышкан тагын бер мәсьәлә-трассага якын-тирә авылларда яшәүчеләрне тавыштан саклаучы экраннар урнаштыру. Дәүләт компаниясенең Казан филиалы вәкиле Рамил Вилданов хәбәр иткәнчә, хәзер тавыш кудыручы экраннар урнаштыру буенча проект әзерләнә. Аны июнь ахырына тәкъдим итәчәкләр. Эшче төркем әгъзалары проектны килештерү һәм эшкә кабул ителгәнче күрергә теләк белдерделәр. Илдус Зарипов теләкне хуплады. Ул чираттагы очрашуны хәзер М-12 трассасы төзелеше бара торган урында оештырырга тәкъдим итте.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International