Лаеш студентларына үзара хөрмәт һәм ярдәм культурасы турында сөйләделәр

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген Лаеш техникумы студентлары белән бер-береңне хөрмәт итү, ярдәм һәм мәхәббәт культурасы турында сөйләштеләр. Яшүсмерләр арасында радикаль кәефне кисәтүгә юнәлдерелгән чараны Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе Камил Хәлиуллин үткәрде.

Район башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалауда зур әһәмияткә ия.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International