Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның июнендә пенсияне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
«Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе - «Россия Почтасы» ФДУП филиалы 12, 13 һәм 14 числода – 11 июньдә пенсияләр түләячәк.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр, график буенча пенсияләр бирү даталары бәйрәм көннәренә туры килгән кешеләргә шулай ук 11 июньдә түләнәчәк.
Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезнең илтеп тапшыру участогы почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яки 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.
Пенсия белән тәэмин итүнең барлык сораулары буенча сезгә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге белгечләре 8-800-600-0357 телефоны буенча җавап бирәчәк.