Җиңү Бәйрәме алдыннан Державино авыл библиотекасында тыл ветераннары өчен кызыклы очрашулар үткәрәләр. Ветераннарны өйгә килеп, җылы һәм назлы сүзләр белән җылытулары аеруча куандыра. 6 май көнне Державино авыл библиотекасы “Ветераннарның хәлен бел” дигән акция оештырып җибәрделәр. Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Р.М.Миннеханов, Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев, Державино җирле үзидарә башлыгы исеменнән котлау открыткалары тапшырылды. Игътибар күрсәткәннәре өчен ветераннар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
.jpg)