Министрлар Кабинеты җәйге лагерьга юлламаның яртысын каплау өчен өстәмә 4,5 млрд сум бүлеп бирәчәк

2021 елның 11 июне, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте ата-аналарга җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын каплау өчен өстәмә 4,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.

Бу хакта ул Россия Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.

Программа 25 майда старт алды һәм 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Программа нигезендә балалар лагерьларына түләнгән юлламаларның 50% ы кире кайтарылырга тиеш. 20 мең сумга кадәр кайтарып була. Юлламага тотылган акчаларның бер өлеше «Мир» картасына биш эш көне дәвамында автомат рәвештә исәпләнәчәк. Программадан 350 меңнән артык гаилә файдалана ала. Программада катнашучы төбәкләр исемлеген туризм буенча Федераль агентлык билгеләячәк.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү барышында балалар ялын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәклеген белдерде. Ул быел җәйге лагерьга барган вакытта юлламаның яртысын кире кайтарырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International