Агымдагы елда Татарстанда 3100 урынга исәпләнгән 16 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта күчмә киңәшмә барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, финанслауның гомуми суммасы якынча 4 млрд.сум тәшкил итәчәк.
Шулай итеп, «Демография» милли проекты кысаларында 2 390 урынга исәпләнгән 13 балалар бакчасы һәм «Торак»федераль проекты кысаларында 710 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Министр хәбәр иткәнчә, барлык эшләр дә билгеләнгән план нигезендә алып барыла һәм бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 45% тәшкил итә.