Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм район Башлыгы Илдус Зарипов «Лаеш төене»территориясен нәтиҗәле үзләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Бу хакта Төзелеш министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә катнашучылар Казаннан Лаеш районына кадәр участокта социаль, транспорт хезмәте күрсәтү һәм инженер-техник инфраструктура системаларын үстерү турында фикер алыштылар.
Капиталь төзелеш объектларын һәм линияле объектларны урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Очрашуда шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, заказ бирүче хезмәтләре һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.
ТР Төзелеш Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча