Лаеш үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм РҮХнең баш табибы Елена Коробова котладылар.
Медицина хезмәткәрләренә тантаналы шартларда республика һәм район бүләкләрен тапшырдылар. Чара бәйрәм концерты белән үрелеп барды.
Лаеш районы матбугат хезмәте.