Лаешта депутатлар корпусы сайлаучылар белән очрашты. Чарада VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Очрашу район мәдәният йортында узды.
Ирек Богуславский үз чыгышында ышаныч белдерүләре өчен район халкына рәхмәт белдерде һәм партия тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Дмитрий Самаренкин билгеләп үткәнчә, киләчәктә дә район территориясендә җитештерүне үстерү һәм эш урыннарын арттыру буенча эш дәвам итәчәк.
Илдус Зарипов парламентарийларга актив закон чыгару эшчәнлеге һәм һәрьяклы ярдәме өчен рәхмәт белдерде:
"Төбәк һәм федераль хакимияттә районны һәрвакыт хуплаучылар һәм кулдан килгәнчә ярдәм итүчеләр бар. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә халык куйган барлык мәсьәләләрне дә вакытында хәл итеп була", - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Лаеш районы матбугат хезмәте.