Татарстанлыларга 58,6 меңнән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим итәләр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 16 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 964 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 307 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,03 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 58 610 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 330 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,36 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 638 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 30 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International