2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне узып китте. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 предприятиене җәлеп итү). Сакчыл җитештерү нигезләренә планлаштырылганнан 1,5 тапкыр күбрәк кеше укытылган.
Хакимиятнең җаваплы органнары һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Түбән Новгородта узган «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумы кысаларында «Иң актив төбәк» номинациясендә бүләкләнде.
«Мин төбәкләрне үзара чагыштырырга яратмыйм. Барысы да төрле старт позицияләрендә һәм илкүләм проектта катнашучыларның төрле санына ия. Әмма, гомуммилләт максатларына ирешүдә барлык яклар – хакимият органнары, бизнес, экспертлар кызыксынганда, без илкүләм проектны гамәлгә ашырудан гаять зур файда күрәбез. Анда катнашырга омтылучы предприятиеләрнең чираты-төп күрсәткеч. ", - дип сөйләде Федераль компетенцияләр үзәге генераль директоры Николай Соломон.
Татарстан Республикасы предприятиеләрне «хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектына җәлеп итү буенча лидерларның берсе булып тора, әле 2017 елда ук, предприятиеләргә үз җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итүче пилот төбәкләр арасына кергән.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның 2018 елда май указы белән расланган һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген өзлексез үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.