Сәламәтлек алып булмый, аны бары тик сәламәтлек саклау системасы һәм биредә эшләүче кешеләр ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шундый сүзләрдән башлады.
Бүләкләү тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Иң яхшылар арасында Кече Елга фельдшеры Рита Рәхимова да бар иде. Табиб һөнәренә ул 40 елдан артык гомерен багышлаган.
«Мин иң югары танылу алдым. Көтмәгәндә булса да, күңелле, - ди Рита Рәхимова. - Иң мөһиме, кешеләрне ярату, хезмәтне хөрмәт итү һәм кешеләргә ярдәм итү омтылышы булу. Минем эшемдә төп мотивация-ул-бәхетле һәм сәламәт кешеләр".
Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов аңа «Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре»бүләген тапшырды.
Лаеш районы матбугат хезмәте.