Кичә, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Лаешта Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» икенче этабын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләделәр.
Форумга республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләрен чакырдылар.
Район мәдәният йортында «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта катнашучыларны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту-районның иң мөһим бурычларыннан берсе.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үз чыгышында:
«Безнең республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәрләре безнең проектны кабул иттеләр, - диде ул. - безнең өчен бу бик мөһим". -Муниципаль дәрәҗәдәге хатын-кыз депутатлар берләшмәләре сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибарны көчәйтү эшенә иң актив рәвештә кушылдылар. Чыннан да, проект шуны күрсәтә: сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, исән булган кешеләр истәлеге, чөнки алар моңа лаек! Сезнең алда баш иябез, кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!», - дип белдерде.
Лаеш районы матбугат хезмәте.