Хәерби авылында Илдус Зарипов гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Бүгенге көндә анда түбәне алыштыру һәм азык-төлек блогын капиталь ремонтлау эшләре бара. Программа кысаларында ашханәгә яңа җиһазлар сатып алыначак.
"Эшләрне вакытында барлык кирәкле таләпләргә туры китереп алып барырга кирәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Эшләрне тәмамлау вакыты - агымдагы елның июль азагы.
Лаеш районы матбугат хезмәте