Лаеш районы Советының чираттан тыш сессиясе

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бүген Лаешта район Советының чираттагы 10 сессиясе булды. Аның эшендә район Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды. Аерым алганда, депутатлар 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү һәм кайбер авыл җирлекләрендә халык алдында тыңлаулар билгеләү турында фикер алыштылар.

Шулай ук цифрлы финанс активлары һәм санлы хокуклар турында мәгълүмат бирү, электрон аукционны оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмәне раслау сораулары каралды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International