Бүген Лаешта коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Ул район башлыгы - комиссия рәисе Илдус Зарипов җитәкчелегендә узды.
Киңәшмә барышында берничә мәсьәлә каралды. Аерым алганда, сатып алулар өлкәсендә федераль законнарның үтәлеше, авыл хуҗалыгы тармагында коррупцияне кисәтү буенча эшләр каралды.
Шулай ук 2020 ел йомгаклары буенча коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Татарстан җирле үзидарә эшчәнлегенә күзәтү ясалды.
Лаеш районы матбугат хезмәте.