Бүген Лаешта чыгарылыш көне-2021 булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов котлады:
«Бүген сез яңа тормыш этабына керешәсез. Алда сезне олы тормыш һәм башка мәшәкатьләр көтә. Сезгә уңышлар телибез һәм шатлык белән сезне киләчәктә безнең районда компетентлы һәм конкурентлы белгечләр буларак көтәбез», - дип билгеләп үтте ул.
Укуда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Быел районда барлыгы 11 сыйныфны 122 укучы тәмамлады, алар арасында 45 йөз балллы һәм 26 медаль иясе.
Илдус Зарипов балаларны әзерләгән укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Могҗизалар үз кешенең куллары белән ясала. Тормышыгызда барысы да сезнең кулда булсын", - дип билгеләп үтте котлау сүзендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына рәхмәт сүзләрен аларның әти-әниләре дә җиткерде.
Бәйрәм чарасы концерт белән тәмамланды.
Лаеш районы матбугат хезмәте.