Хәерби авылындагы " КМИЗ-Луч " җитештерүне арттыра

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Татарстан премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хәерби авылында урнашкан Казан медик-инструменталь заводында булды. Аны район Башлыгы Илдус Зарипов һәм предприятиенең генераль директоры Нур Шакиров озатып йөрде.

Бүген объектта предприятиене үстерү һәм җитештерү куәтләрен арттыру буенча инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Яңа корпуслар төзү, үз чиратында, продукция һәм эш урыннары күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Нур Шакиров вице-премьерга медицина инструментлары һәм кирәк-яраклары җитештерү буенча эш цехларын күрсәтте. Шулай ук ул производствоны алга таба киңәйтү планнары белән дә уртаклашты:

"Киләсе елда эш урыннары санын 200 гә кадәр арттырырга планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Нур Хәмзә улы.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, министрлык әлеге проектны гамәлгә ашыруда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International