1 июльдән ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. 

Безнең республикада бер ата-анасы булган гаиләләргә түләү һәр балага 4 997,5 сум тәшкил итәчәк (Татарстан Республикасында бала яшәү минимумының 50% ы – 9 995 сумнан), ә йөкле хатын – кызга 5 311 сум (Татарстан Республикасында эшкә яраклы кешенең яшәү минимумының 50% ы – 10 622 сумнан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International