Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон һәм РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Лаеш районында яшәүчеләр белән очрашачаклар.
Иртәгә, 9 июль көнне, район мәдәният йортында "һәркем игътибарга лаек" программасын тәкъдим итү булачак. Проектның максаты-республика халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сәламәтлеген күтәрү. Шулай ук очрашу кысаларында Рафаэль Шәвәлиевның сәламәтлек темасына багышланган лекциясе булачак.
Һәр теләгән кеше Республика хастаханәсенең баш табибына һәм Дәүләт Советы депутатына үз сорауларын бирә ала.
Чара 9.00 сәгатьтә башлана
Адрес: Лебедев ур., 30
Лаеш районы матбугат хезмәте.