Державино һәм Никольское авылларындагы су объектлары төбеннән 140 мең куб. м ләм чыгарылган

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Лаеш районында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында ике сулыкны чистарту эшләре бара. Бүген Державино һәм Никольское авылларында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский булып китте.

Державино авылында район вәкилләре буаның чистартылуын һәм су төбендәге утырмаларны гидромеханизацияләнгән ысул белән алу эшләрен күрсәттеләр. «Ләм алынганнан соң чишмәләр ачыла, бу исә сулыкны тукландыру өчен бик мөһим. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә буаның флорасы һәм фаунасы яхшырачак. Төп эшләр быел башкарылачак», – дип хәбәр итте подрядчы оешма хезмәткәре Станислав Максимов.

Державино авылындагы сулык мәйданы буенча барлыгы 34 га чистарту планлаштырыла, яр буе полосасы буенча чистарту озынлыгы 7,2 км тәшкил итәчәк. Моның өчен 38 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Уникаль су объектларын саклау проекты авыл җирлеге өчен бик мөһим, диләр җирле халык. «Бу безнең өчен бердәнбер коену, ял итү урыны. Шулай ук сулык безгә янгын куркынычсызлыгы максатында да хезмәт итә», – дип билгеләп үтте Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева.

Никольское авылында яшәүчеләр дә ел саен «Каравон» рус фольклоры бәйрәме үткәрелә торган сулыкның чистартылуына сөенә. Мишә елгасы үзәненнән инде 100 мең куб.м ләм чыгарылган.  Бүгенге көндә шулай ук агач-куак үсемлекләрен казу һәм кисү эшләре алып барыла. Су өслегендә барлыгы 32 гектардан артык мәйданда чистарту эшләре уздырылачак, аның озынлыгы 4 км тәшкил итәчәк. Объектның бәясе – 55 млн. сумга якын.

Чараның максаты – сулыкның сай урынын тирәнәйтү, су төбе катламнарында биоген элементлар булган балчыклар катламын алу, бу сулыкның икенче тапкыр пычрану ихтималын бетерә. Быел Державино һәм Никольское авыллары су объектлары төбеннән 400 мең куб.метрга якын ләм алу планлаштырыла.

«Бүген республикада – Лаеш районында һәм Мамадышта – уникаль су объектларын саклау буенча 3 чараны гамәлгә ашырабыз. Тулаем алганда, быел федераль проект буенча 99 млн. сум үзләштереләчәк. Эшләрне тәмамлау срогы – 2022 ел. Үткәрелә торган чаралар нәтиҗәсендә 17 меңнән артык гражданинның яшәү шартлары яхшырачак», – дип хәбәр итте министр урынбасары Егор Тарнавский.

Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты буенча шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге Мәләкәс елгасын да чистарту планлаштырыла. Бүгенге көндә проект-смета документациясе эшләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International