"Благо дарим" фонды авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә ярдәм күрсәтә

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

"Благом дарим" хәйрия фонды авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтә. Фонд район территориясендә Усад авылында урнашкан. Проектның эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Алсу Шәрифуллина сөйләде.

Оешма беренче чиратта кирәк-яраклар җыю, аларны эшкәртү һәм аннан соң авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә бушлай тапшыру белән шөгыльләнә.

"Безнең проектның төп максаты – кирәкмәгән әйберләрне башкаларга файдалы итеп әверелдерү", - дип сөйли Алсу.

Кабул ителә:

  • Кием;
  • Аяк киеме;
  • Шәхси гигиена чаралары;
  • Урын-җир;
  • Балалар уенчыклары;
  • Азык-төлек продуктлары.

Фонд районның социаль тормышында актив катнаша: бәйрәм чаралары үткәрелә, балаларга һәм өлкәннәргә бүләкләр өләшенә.

Инстаграмда хәйрия фонды аккаунтлары: @blago_darim Instagram.fond @blago_market.dobro

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International