Лаешта әдәбият буенча Г. Р. Державин исемендәге премия лауреаты игълан ителде

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2021 елда әдәбият өлкәсендә Гавриил Державин исемендәге премия лауреаты исеменә язучы Ольга Ефимовна Иванова лаек булды.

Аңа бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Бүләкләү гадәттәгечә Лаешта «Державин укулары» кысаларында узды.

"Ольга Ефимовнаның 2021 елдан Язучылар берлегендә рус телле әдәбият юнәлешен җитәкләве икеләтә куанычлы. Бу безне тагын бер кат аның профессиональлегенә һәм осталыгына ышандырды", - дип билгеләп үтте министр.

«Казан ханлыгы» трилогиясе өч романнан тора - «Нурсолтан», «Гәүһәршад», «Сөембикә». 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International