«Россия урманнарын саклау символы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 23 июле, җомга

«Россия урманнарын саклау символы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган. Аны «Авиалесохрана» ФБУ оештыра.

Конкурсның максаты – халыкның экологик культурасын формалаштыру, урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук Россия Федерациясе урманнарын саклауның бердәм символын эшләү.

Конкурста һәркем катнаша ала. Катнашу өчен 2021 елның 1 ноябренә кадәр гариза һәм эшне әлеге электрон адреска: info@aviales.ru яки почта буенча «Авиалесохрана» ФБУ адресына җибәрергә кирәк: 141207, Мәскәү өлкәсе, Пушкино шәһәре, Горький урамы, 20.

Катнашучыларның эшләре өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: I – 11 яшькә кадәрге балалар, II – 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге катнашучылар, III – 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар.

Конкурс нәтиҗәләре «Авиалесохрана» ФБУ рәсми сайтында 2021 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак. «Россия урманнарын саклау символы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Призлы урыннарны алган эшләр шулай ук «Авиалесохрана» ФБУ күргәзмә экспозициясендә дә урнаштырылачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматларны биредә белергә мөмкин: https://aviales.ru/files/documents/2021/приказ%20ало%20137%20от%2011.06.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International