Республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Параллель рәвештә «Комбайн-2021» операциясе уза, аның барышында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе район инспекторларының ашлык җыю техникасын үзара тикшерү буенча рейдлары үткәрелә.
Операцияне үткәрүнең максаты - урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык чараларын профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм кырларда ашлык җыю комбайннарының беренче медицина ярдәме чаралары белән комплектлануын тикшерү. Үткәрү вакыты: 20 июльдән 20 августка кадәр.
Тикшерү узган районнар бар инде. Мәсәлән, Баулы районы - биредә рейдлар узды.
“Тикшерү вакытында инспекторлар барлык кирәкле документларның булуына, җайланмаларның техник төзеклегенә аерым игътибар бирәләр, – дип шәрехләде Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов. - Шулай ук комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, сулы мичкәләр, көрәкләр белән комплектланган булуы, тавыш һәм яктырту приборлары булу һәм аларның төзеклеге, двигательләрнең торышы тикшерелә”.