Татарстан Республикасында яшь агач үсентеләрен карау эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, быелның 21 июленә булган мәгълүматлар буенча әлеге эшләр 929 гектар мәйданда уздырылган.
Быел 3 мең гектар мәйдандагы яшь агач үсентеләрен эшкәртү эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. Яшь агач үсентеләрен карап тору урман хуҗалыгы өлкәсенә хас яктырту һәм чистрату кебек чараларны үз эченә ала. Яктырту – яшь агач үсентеләренең кирәкмәгән өлешләрен кисү. Бу токым һәм сыйфат төзелешен, төп токымның үсү шартларын яхшыртуны күз уңында тота. Әлеге төр эш урман барлыкка китерүче токымга, үсентеләрнең җитештерүчәнлегенә һәм урман үстерү зонасына бәйле рәвештә, 5-10 еллык агачлар арасында үткәрелә.
Чистарту – яшь агачларның кирәкмәгән өлешләрен кисү дигән сүз. Ул бер урында утыртылган агачларның куелыгын тәртиптә тотуны һәм төп токымга караган агачларның үсү шартларын яхшыртуны күздә тота. Шулай ук яктырту этабыннан соң 20 яшькә кадәр булган агачларда состав өлешен формалаштыру да дәвам иттерелә.