Лаеш районында яңа резидентларны «Тулпар Аэро Групп», «Ферекс Лаеш», «ФармМедПолис»сәнәгать парклары чакыра.
Хәзер резидентларга тагын да күбрәк ташламалар бар. Ярдәм чаралары комплексын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләгәннәр.
ТР Икътисад министрлыгы резидентлардан һәм идарәче компанияләрдән гаризалар кабул итүне башлады. Документларны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша КФҮ "Мои документы" бүлегендә җибәрергә мөмкин.