ТР Төзелеш министрлыгы: Торак тәзелеш буенча еллык план 56%ка үтәлгән

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 19 республика программасы үтәлешенең гомуми күләме 61% тәшкил итә. Торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзүгә һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә республика 6,9 млрд. сум бүлеп бирә.

Моннан тыш, Татарстанда илкүләм проектларга керүче 95 объект төзелә. Аларны гамәлгә ашыру күләме 10 млрд. сумнан артып китә. Федераль проектлар буенча эшләр агымдагы датага үзенең физик еллык күләменнән 64%ка үтәлгән. 5 объект тулысынча әзер инде.

Тармаклар буенча программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру түбәндәгечә бара.

Мәгариф буенча. Казанның «Арт Сити» торак комплексында «Торак» федераль проекты кысаларында төзелгән мәктәпкә җиһазлар китерелеп беткән.

«Салават Күпере» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп 76%ка әзер. Әлеге уку йорты «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча төзелә.

Берьюлы ике федераль проект - «Торак» һәм «Хатын - кызлар мәшгульлегенә ярдәм» буенча – быел 16 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Объектларда төзелеш эшләре 66%ка башкарылган.

ТКХ һәм коммуналь челтәрләрне модернизацияләү. «Торак» федераль проекты буенча Казанда «Светлая долина» торак комплексы объектында чистарту корылмаларына реконструкция ясала. Үтәлеш 12% тәшкил итә. Шулай ук Казанның «Җәй» торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре бара.

Иҗтимагый киңлекләр. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 49 объект төзекләндерелә. Эшләр 36%ка башкарылган. Быел кече шәһәрләр конкурсында җиңүчеләр – 8 территория яңартыла. Аларда ТМЭ 36%ка үтәлгән.

Экология. Эш «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында алып барыла. Бу өлкәдә иң масштаблы проект – Казан биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Реконструкциянең беренче этабы кысаларында эшләр 23%ка башкарылган. Кощаково авылында биологик чистарту корылмалары төзелеше тәмамланган диярлек. Юл эшләре 97%ка үтәлгән.

Түбән Кама районының Прости авылында «Чиста ил» федераль проектына керүче санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр күләме 33%ка үтәлгән.

Зеленодольск районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясен төзү эшләре төгәл яртылаш башкарылган. Бу объект «Чиста су» федераль проектының бер өлеше булып тора.

Сәламәтлек саклау. Беренчел звеноны яңарту республика программасы кысаларында 42 фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Эшләр 35%ка башкарылган. Питрәч районында гомуми практика табибы офисы төзелешендә башкарылган эшләр күләме 19% тәшкил итә. Моннан тыш, республикада ел ахырына кадәр 4 табиб амбулаториясен тапшырырга кирәк. Чистай РҮХнең яңа бинасы төзелеше, стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында, ахырына якынлашып килә – подрядчылар күләмнең 80%ын үзләштергәннәр.

Авыл хуҗалыгы. Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү программасы буенча 7 объект каралган. Бер объект файдалануга тапшырылган, тагын өчесендә эшләр бара. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 27% тәшкил итә.

Силос-сенаж траншеялары төзү республика программасына 67 объект керә. Тулаем алганда, ТМЭ программасы буенча 56%тан артык эш башкарылган. 49 объект төзелә, 18е әзер.

Спорт. Республика программасы хисабына быел 15 спорт объекты төзелергә тиеш. 9 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 2 чаңгы базасы файдалануга тапшырылган. 4 ябык футбол манежы төзелешендә эшләр 46%ка башкарылган.

Шулай ук Алексей Фролов калган программаларны гамәлгә ашыруның барышын билгеләде. Шулай итеп, җирлекләрнең башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) төзүнең республика программасы кысаларында эшләр 90%ка башкарылган. Планлаштырылган 13 объектның өчесе әзер, калганнарын подрядчылар эшли.

Балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасын үтәү 32% тәшкил итә. Аңа 6 объект керә. Берсендә эшләр тәмамланган.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү программасына кергән 16 объектның 12сендә эшләр бара. Төзелеш-монтаж эшләре – 34%.

Алексей Фролов торак төзелеше һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында аерым сөйләде. Хәзерге вакытта 1 млн. 489 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 103%тан артык. Торак төзелеше буенча еллык план 56%ка үтәлгән.

Еллык күләмнең яртысын диярлек коммерциячел торак тәшкил итә. Төзүчеләр 76 күп фатирлы йортны тапшырганнар инде, аларның мәйданы 468 мең кв.м. тәшкил итә, бу – планның 37%ы. Тагын 89 йорт төзелеш процессында: 48 йорт әзер диярлек, 24 йорт уртача әзерлектә (30% -70%), өчтән бере –17 йорт әзер (30%ка кадәр).

Социаль ипотека программасы буенча бу елда 280 мең квадрат метр мәйданлы 161 йорт файдалануга тапшырылачак. 84 күп фатирлы йорт төзелгән, аларның гомуми мәйданы 99 мең кв.метр. Тагын 42 йорт файдалануга тапшыруга якын.

Шәхси торак төзелеше иң тиз темпларда бара. 6 мең 828 йорт әзер, ягъни планлаштырылган күрсәткечләрнең 82%ы әзер.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча быел 741 гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Хәзерге вакытта бер программа төгәлләнгән – яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү. Быел анда 49 гаилә катнаша. Акчалар муниципалитетларга субсидия алучылар өчен тулысынча күчерелгән.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасына 636 кеше керә. Дәүләт торак фонды белән 17 муниципаль берәмлектә 211 торак бинага контракт төзелгән. Конкурс документларын формалаштыру һәм аукцион игъланнары этабында 178 бина тора. Килешү процедурасын 247 торак бина уза.

Шулай ук «Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясендәге 47 вәкил торак белән тәэмин ителергә тиеш. Шуларның 24е агымдагы датага торак белән тәэмин ителгән.

Чернобыльчеләргә һәм Ерак Төньяктан күченүчеләргә 4 сертификатның 3се сатылган.

Төзелеп килүче объектларны тикшерү дәвам итә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан 850 тикшерү чарасы үткәргән. Чыгарылган 78 карар буенча штрафлар суммасы 4 млн 565 мең сум тәшкил иткән. СРО көче белән 1 мең 101 тикшерү үткәрелгән.

Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда дәүләт инженер-төзелеш идарәсе ел башыннан 524 тикшерү үткәргән. Алексей Фролов ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча оператив эш алып барылуын билгеләп үтте. Әйтик, гыйнвар аеннан тикшерү нәтиҗәләре буенча 799 тәртип бозу ачыкланган, хәзерге вакытта шуларның 792се бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International