Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 2 августындагы 671 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 2 августтан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән урманга үтеп керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелгән, шулай ук ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар булдырылган. Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.