Татарстанда авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу башланды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Кичә республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгын микроисәпкә  алу башланды, ә бүген Татарстан Республикасы буенча 2021- 22 авыл хуҗалыгы микроисәбен алуга әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул шулай ук авыл хуҗалыгын микроисәбен алуга  әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия рәисе булып та тора. Моннан тыш, утырышта министр урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан  Республикасы  Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров   катнашты.

 “СХМП-2021 – бөтен Россия күләмендә  мөһим стратегик, икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия зур масштаблы чара. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар, бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерциячел булмаган ширкәтләр исәпкә алу объектлары булып тора”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

“Авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу нәтиҗәсендә җыелган мәгълүматның уникаль булуы  шик тудырмый. Алда зур тырышлык таләп итә торган уртак эш көтә. Кичә генә дә 888 исәпкә алучы эшләде һәм 14 000 объект буенча мәгълүмат җтупланды”, - дип сөйләде Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан  Республикасы  буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

 Исәпкә алу тәмамланганнан соң ачыла торган иң мөһим темалар арасында авыл хуҗалыгының аерым тармакларын урнаштыруга бәйле үзгәрешләргә бәя  бирергә,  исәпкә алу объектларының техника, җайланмалар, элиталы орлыклар, нәселле терлек белән тәэмин ителешенә бәя бирергә мөмкин булачак.

Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматны белү республиканың дәүләт аграр сәясәтенең түбәндәге төп максатларына ирешергә мөмкинлек бирә:

       1) Авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең конкурентлык сәләтен арттыру;

        2) Уңай инвестицион климат булдыру һәм АПК өлкәсендә инвестицияләр күләмен арттыру.

Татарстанның авыл хуҗалыгы Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Татарстан Республикасы ашлык, ит, сөт, йомырка буенча иң эре җитештерүчеләрдән  санала. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе буенча республика Россия Федерациясендә 4 нче урында һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Республикада зур инвестицияләр нәтиҗәсендә ит һәм сөт җитештерү буенча Европадагы  югары технологияле фермалар эшли, алар заманча автоматлаштырылган җайланмалар белән җиһазландырылган.

Исегезгә төшерәбез, исәпкә алу 2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр үткәрелә, аның арадаш нәтиҗәләре 2021 елның декабрендә билгеле булачак. Ахыргы нәтиҗәләр - 2022 ел ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International