Россия гаиләләре ташламалы тариф буенча купега билетлар рәсмиләштерә ала. Мондый карар РФ Хөкүмәтенең эчке туризмны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән 2021 елның 9 июнендәге 875 номерлы карарын үтәү кысаларында кабул ителде.
Бер яки берничә баласы булган гаиләләргә ташламалы субсидияләнә торган тариф буенча билетларны 2021 ел ахырына кадәр сатып алырга мөмкин. Тариф билетның агымдагы бәясе һәм плацкарт вагонда әлеге маршрут буенча йөрү бәясенең 50% ы арасындагы аерма буларак исәпләнә.
Уртача алганда, купе вагонында йөрү бәясе 40% ка кадәр кимиячәк. Төгәл исәп-хисап поезд категориясенә һәм билет сатып алу вакытына бәйле һәм «Федераль пассажир компаниясе» АҖ кассаларында юл йөрү документы алганда башкарыла. Шул ук вакытта ташлама сервис хезмәтләре комплексына кагылмый һәм башка ташламалар белән суммалашмый. Әйтик, ташламаларга ия гражданнарга, шулай ук хәрби һәм транспорт таләпләре буенча юл йөрү документларын рәсмиләштерүчеләргә.
Ташламалы тарифтан мөстәкыйль сәяхәтләр өчен дә, төркем составында оештырылган турлар өчен дә файдаланырга мөмкин.
Ташламалар бирүнең мәҗбүри шарты - Россия буенча әти-әни яки законлы опекунның 18 яшькә кадәрге балалар белән бергә сәяхәте. Ташламалы тариф буенча билетларны «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларга билет сату кассаларында гына сатып алырга мөмкин. Ташламалы тариф буенча рәсмиләштерелгән файдаланылмаган юл йөрү документларын кире кайтару барлык заказны кире кайтарганда гына мөмкин.
Тулырак мәгълүматны РТЮ ААҖ сайтында «Ташламалар» бүлегендә һәм кайнар линия телефоны 8 (800) 775-00-00 аша алырга мөмкин.