Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында яңа DoorHan заводында булды

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Столбище авылында DoorHan халыкара концернының яңа заводында булды.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты һәм предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Компания металл конструкцияләре, тиз төзелә торган тулы комплектлы һәм блок-модуль биналар, шәхси торак төзелеше өчен йорт комплектлары җитештерәчәк.

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, яңа заводның планлы куәте аена 1,5 мең тонна металл конструкцияләр җитештерүне күздә тота. Бу төбәкнең әлеге төр продукциягә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә, шулай ук металл конструкцияләрен күрше өлкәләрдән китереп җиткерерүне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда завод эшли башлаганчы DoorHan тиз төзелә торган биналарны Можайск (Мәскәү өлкәсе), Воронеж һәм Новосибирсктан китерәләр иде.

Яңа производствоны ачу 300гә якын җирле кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк.

Завод каршындагы мәйданчыкта Татарстан Президентына DoorHan технологияләрен кулланып төзелгән тиз корыла торган торак йортларның вариантларын күрсәттеләр.

Белешмә өчен:

DoorHan халыкара концерны базарда инде 27 ел билгеле. Бу – сәнәгать төзелеше, шәхси йорт төзелеше, шулай ук махсус билгеләнештәге объектлар, шәһәр инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы объектлары өчен тулы комплектлы хәл ителешләр белән тәэмин итү буенча махсуслашкан тирән интеграцияләнгән җитештерү предприятиеләренең сәнәгать төркеме. Тәкъдим ителгән барлык хәл ителешләр дә концернның үз заводларында проектланган һәм җитештерелгән тулысынча DoorHan продукциясеннән тора (200 дән артык төр).

DoorHan составына 23 завод, 24 җитештерү-склад комплексы, 51 сәүдә вәкиллеге, 4,3 мең хезмәткәр, 8 мең дилер, 470 мең квадрат метр җитештерү мәйданы керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International