ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: кичә, 20 август көнне, Әлмәт урманчылыгының Кама-Исмәгыйль кишәрлегендәге 19 нчы һәм 20 нче кварталларда тагын бер урман янгыны чыкты. Урмандагы янгынны сүндерүдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ, Әлмәт урман хуҗалыгының урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татнефть» ГАҖ урман янгыннары сүндерү формированиеләре вәкилләре катнашты. Эшләргә барлыгы 30 берәмлек техника һәм 183 кеше җәлеп ителде.

Урманда барлыкка килгән янгынның сәбәбе ачыклана.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы саклануга бәйле рәвештә гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән үтеп керүе тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Барыгыздан да урманнарга бармавыгыз, урманнарда янгын куркынычсызлыгы һәм санитар иминлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәвегез, урманнарга янәшә урыннарда, яшел агачлар, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенда чүп-чар, шырпы, тәмәке төпчеге, пычла һәм урманда янгын барлыкка китерергә мөмкин булган башка предметларны ташламавыгыз сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International